Татарстан Республикасының индикатив идарә системасын куллану тәҗрибәсе Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасында күрсәтелде

2016 елның 26 феврале, җомга


2016 елның  26 февралендә Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасында Стратегик планлаштыру буенча Дәүләт комитетын төзү һәм стратегик планлаштыру турында законның үтәлеше сорауларына багышланган утырыш үтте. Утырышта  Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы комитетлары вәкилләре, икътисад өлкәсендә эшләүче экспертлар катнашты. Әлеге утырышта Татарстан Республикасыннан икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты. Моннан тыш, утырышта Орел һәм Тамбов өлкәләре вәкилләре чыгыш ясады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International