Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе


2016 елның 25 февралендә  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш   барышында Татарстан Республикасы ягулык һәм нефть химиясе комплексында яңартыла торган үсемлек чималын куллану перспективалары каралды, нефть-газ секторы өчен «РТСИМ» ҖЧҖ (RTsim - Russian Technological Simulators) тарафыннан эшләнелә торган компьютер технологияләре, һәм шулай ук нефть эшкәртү, нефть химиясе, химия һәм газ эшкәртү өлкәләре буенча Джи-Ти-Си (GTC – АКШ) компаниясе тарафыннан  Татарстанда гамәлгә ашыру өчен эшләнелүче нефть-химия  проектлары технологияләре тәкъдир ителде. 

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International