2016 елның 26 февралендә Мәскәүнең «Экспоүзәк» Үзәк күргәзмәләр комплексында «Россия компанияләрен чит ил базарларында алга этәрү һәм күрсәтү» темасына «Россиядә эшләнгән» дип аталган түгәрәк өстәл үтте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрофинанс оешмасы генераль директоры Андрей Афонин катнашты.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча Татарстан эшкуарларын eBay системасында «Россиядә эшләнгән» мәгълүмат порталы аша халыкара аренага этәрү турында килешү имзаланды.