2016 елның 25 мартында Мәскәүдә «Россиядә инвестицияләр» форумы кысаларында «Дәүләт-шәхси партнерлыгы: 2015 ел сделкасы» номинациясендә Investor Awards 2016 премиясе белән бүләкләү тантанасы уза.
Investor Awards премиясе белән иң яхшы инвестицияле тәҗрибәне алга этәргән, инвестицияләр өлкәсенә караган казанышлар, капитал базарларында югары эш стандартын күрсәтү үрнәкләре, конкрет компания һәм инвесторларның уңышлары билгеләнеп үтелә.
Премиягә компанияләр/оешмалар тәкъдим ителә. Тәкъдим иткән як номинация буенча мәгълүмат ачылуга һәм аның гавами тикшерелүгә әзер булырга тиеш.
Гаризага түбәндәгеләр теркәлә:
- номинациянең исеме;
- номининациягә кем/нәрсә тәкъдим ителә;
- тәкъдим итүче як турында мәгълүмат, ул номинант белән ничек бәйләнгән;
- җаваплы затның исем-фамилиясе, атасының исеме; вазыйфасы, элемтә өчен контактлары.
Номинантны тәкъдим итү өчен, гаризаны электрон адреска юлларга кирәк: ia@rcb.ru
Барлык башка сораулар буенча +7(495)785-81-00 телефон номерына яисә түбәндәге электрон адреска мөрәҗәгать итәргә мөмкин: corpcab@rcb.ru.