ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның гыйнварында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Саба (+6 позиция) һәм Мөслим (+5 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең түбәнәюенә, кулланышка тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы һәм үзләре җитештергән товарларны төяп-озату күләмнәре үсеше темпларының артуына.


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  2016 елның 1 мартында Татарстан Республикасы өчен билгеләнгән квоталар кысаларында чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ турында эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен карау һәм эшче көчләрне бүлү буенча эшче төркем утырышы уздырылды.

Татарстан Республикасыннан утырышта  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.


1
март, 2016 ел
сишәмбе

Ел саен Россия Федерациясе субъектлары товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтүнең төбәк базарларында көндәшлекле мохит торышы һәм аны үстерү турында Коллегиаль органнар тарафыннан расланган докладларны Аналитика үзәгенә, «Проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОна, Россия Икътисадый үсеш министрлыгына һәм Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәткә юлларга тиеш.

2016 елның 1 мартыннан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУнең  Казандагы Зареченск (Гагарин ур., 103), Яңа Савин (Ямашев ур., 82), Идел буе (Авангард ур, 74, I, II подъезд), Көньяк (Җиңү пр., 100) филиаллары халыкны яңа эш  режимы буенча кабул итә башлаячак.

Федераль ихтыяҗларны тәэмин итү максатында чит дәүләтләрдә җитештерелгән җиңел сәнәгать товарларын сатып алуны тыю РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 11 августындагы 791нче Боерыгы белән билгеләнгән иде.

Юридик затлар өчен кайбер дәүләт хезмәтләрен алуны җиңеләйтү һәм уңайлырак итү максатында 2016 елның 1 мартыннан  Саклык банкының Казанда түбәндәге адреслар буенча урнашкан бүлекчәләрендә «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУнең Яңа Савин һәм Көньяк филиалларының документлар кабул итү буенча ике өстәмә офисы ачылачак: Чуйков ур., 2 «в» һәм Җиңү пр., 62/4.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Казначылыгы белән берлектә,  2016 елның 29 февралендә Россия Федерациясе  субъектларының башкарма хакимиятләре органнары һәм Россия Федерациясе  җирле үзидарә органнары өчен видеоконференция элемтәсе режимында  «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына  мәгълүмат тапшыру һәм әлеге мәгълүматларның тулылыгына һәм үз вакытында тапшырылуына контрольлек итү сорауларына багышланган семинар үткәрде. 

Очрашу Татарстан Республикасы территориясендә чүп-чар калдыклар эшкәртү заводын төзү, һәм шулай ук компаниянең Татарстан Республикасы автокомпонентлар һәм полимер продуктлар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итү сорауларына багышланганды.

Очрашуда Татарстан Республикасы һәм  Toshiba Medical Systems Corporation компаниясенең  медицина җиһазлары һәм инструментлары, һәм шулай ук медицина хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә үзара эш итү сораулары тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International