2013 елдан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы җайлау йогынтысын бәяләү кысаларында Россия Транспорт министрлыгының машина йөртүчеләрнең юлдагы вакытын, хезмәт һәм ял режимын күзәтергә мөмкинлек бирүче тахографлар урнаштыру хисабына транспортта пассажир һәм йөк ташуларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән норматив-хокукый актларына анализ ясый.
«Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы нигезендә гамәлгә ашырылган мониторинглауларның артуы турында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Икътисадта дәүләт җайлавы департаменты директоры Алексей Херсонцев РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен ДАИС мәгълүматларын тапшыру сорауларына багышланган семинарда хәбәр итте.
Россия Хөкүмәтенең 2016 елның 29 февралендәге 154 нче Карарына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе гражданины паспортын алу өчен яшәү урынына мөрәҗәгать итмәгән, һәм шулай ук паспортны югалткан очракларда, Россия территориясендә Россия Федерациясе гражданины шәхесен таныклаучы паспортны әзерләү сроклары 30 көнгә кадәр кыскартылды.
Семинар Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фондының Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиле Петр Баскевич катнашлыгында үтте.
2016 елның 4 мартында Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясе газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә стимул бирүче программаларны гамәлгә ашыру турында килешүгә кул куйдылар.
«Бизнес-Уңыш» Милли премиясенең максаты - Россия территориясендә тормышка ашырылган иң актуаль һәм перспективалы бизнес-проектларны билгеләп үтү.
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән берлектә, «Клязьмада мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы мәйданчыгында 2016 елның 21-27 июле көннәрендә «Милләтара мөнәсәбәтләр буенча яшь белгечләр» дип аталган махсус смена оештыра.
Россия Юстиция министрлыгында Росаккредитациянең техник экспертлар реестрына мәгълүмат кертүе (юкка чыгаруы) һәм реестрдан мәгълүмат бирүе буенча яңа дәүләт хезмәте күрсәтү буенча административ регламент теркәлде.
Тойота Цусе Корпорейшн (Япония) компаниясе делегациясенең Татарстан Республикасына республика Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылучы визиты кысаларында 2016 елның 2 мартында сәүдә мөнәсәбәтләрен урнаштыру һәм компаниянең Татарстан Республикасы инвестицияле проектларында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләшүләр уздырылды.
Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 29 гыйнварындагы УП-79 номерлы Указына ярашлы рәвештә, 2016 елның .1 мартында республика шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эш итүче унитар предприятие һәм учреждениеләр, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарында яшәүче халыкка хезмәт күрсәтүче һәм акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы яисә муниципаль милектә булган акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрне һәм мәгълүмати технологияләрне кулланып халыктан сораштырулар (алга таба – сораштырулар) үткәрү төгәлләнде.