«Идарә» системасы губернаторлар рейтингын формалаштырачак

2016 елның 4 марты, җомга


«Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы нигезендә гамәлгә ашырылган мониторинглауларның артуы турында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Икътисадта дәүләт җайлавы департаменты директоры Алексей Херсонцев РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары  вәкилләре өчен ДАИС мәгълүматларын тапшыру сорауларына багышланган семинарда хәбәр итте.

Россия  Икътисадый үсеш министрлыгы вәкиле шуны билгеләп үтте: Министрлык тарафыннан, Россия Казначылыгы белән берлектә, «Идарә» системасын  2018 елга кадәр үстерү концепциясе һәм аны тормышка ашыру чаралары планы эшләнгән. Документдар Хөкүмәткә юлланган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International