Россия Хөкүмәтенең 2016 елның 29 февралендәге 154 нче Карарына ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе гражданины паспортын алу өчен яшәү урынына мөрәҗәгать итмәгән, һәм шулай ук паспортны югалткан очракларда, Россия территориясендә Россия Федерациясе гражданины шәхесен таныклаучы паспортны әзерләү сроклары 30 көнгә кадәр кыскартылды.
Үзгәрешләр Фдераль миграция хезмәтенең паспорт бирү буенча дәүләт хезмәтләрен күрсәтү вакытын кыскартуга, һәм шулай ук хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.