Татарстан Республикасы Президентының 2014 елның 29 гыйнварындагы УП-79 номерлы Указына ярашлы рәвештә, 2016 елның .1 мартында республика шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эш итүче унитар предприятие һәм учреждениеләр, Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнарында яшәүче халыкка хезмәт күрсәтүче һәм акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы яисә муниципаль милектә булган акционерлык җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләрне һәм мәгълүмати технологияләрне кулланып халыктан сораштырулар (алга таба – сораштырулар) үткәрү төгәлләнде.
Гражданнанрның иң зур активлыгы Теләче, Әлмәт, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Кайбыч, Апас, Буа һәм Азнакай муниципаль районнарында булуы ачыкланды.
Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Лаеш муниципаль районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округлары халкы сораштыруларда аз катнашты.
Анализ ясалганнан соң, сораштырулар нәтиҗәләре Татарстан Републикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге Эксперт комиссиясенә тапшырылачак.
Эксперт комиссиясенең беркетмәсе һәм сораштырулар нәтиҗәләре 2016 елның 1 маена кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтына урнаштырылачак. Татарстаннның рәсми порталында һәм муниципаль берәмлекләр сайтларында әлеге нәтиҗәләргә гиперсылтамалар булачак.