Татарстанга визит белән Тойота Цусе Корпорейшн (Япония) компаниясе делегациясе килде

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе


Тойота Цусе Корпорейшн (Япония) компаниясе делегациясенең Татарстан Республикасына республика Икътисад министрлыгы тарафыннан оештырылучы визиты кысаларында  2016 елның 2 мартында сәүдә мөнәсәбәтләрен урнаштыру  һәм компаниянең Татарстан Республикасы инвестицияле проектларында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләшүләр уздырылды.

Визитның беренче көнен төгәлләүче киңәшмә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында үтте. Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев җитәкчелегендә яклар Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең экспортка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләренә чыгуы өлешендә кооперация мөмкинлекләрен, шулай ук Татарстан Республикасы Кама аръягы зонасында чүп-чар калдыклар эшкәртү заводы төзү сорауларын тикшерделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International