Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» килешү имзалады

2016 елның 4 марты, җомга


2016 елның 4 мартында Казанда Татарстан Республикасы Министрлар  Кабинеты һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» компаниясе газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә стимул бирүче программаларны гамәлгә ашыру  турында килешүгә кул куйдылар. Бу турыда журналистларга Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев хәбәр иттеләр.

«Без  «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ белән 2015 елдан эшлибез.Техника сатып алудан тыш, төп максатыбыз – безнең транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчерү, шулай ук экологик проблемаларны хәл итү, яңартып җиһазландырылган техникадан икътисадый нәтиҗәлелеккә ирешү, шул исәптән ТКХ, шәхси транспорт чаралары өлкәсендә дә. Бүгенге көнгә кадәр нефть ресурсларын кулланучы, экологиягә шактый зыян китерүче һәм газ-мотор ягулык кулланучыларга караганда икътисадый яктан файдалы булмаган шартларда эшләүче транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына  күчерүне ни рәвешле стимуллаштыру соравы күтәрелмәде. Бүгенге килешү әлеге сорауны хәл итәргә булыша. ТР Хөкүмәте карары белән газ-мотор ягулыгына күчү чыгымнары  өлешен субсидияләү өчен акчалар бүленәчәк, ә Газпром ягыннан яңадан җиһазлар өчен файдалы займ алуга акчалар бүленәчәк. 1,5 мең куб ягулык алу өчен шәхси ягулык карталары тапшырылачак, бу күчешне стимулларга һәм аны кыска вакыт аралыгында башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк», - дип сөйләде Артём Здунов.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International