ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2016 ел
җомга

Проект  экспертлары һәм конференция спикерлары – Казан һәм Татарстанның әйдәп баручы эшкуарлары – эшкуарлыкта үз юллары һәм үзгәрүчән шартларда эш принциплары турында сөйләячәкләр.


10
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән күрсәтмәне имзалады. Әлеге документта Федерация субъектларына, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә билгеләнгән  дәүләт милке объектларына капиталь кертемнәрне финанслашу өчен, субсидияләр бүлеп бирү каралган.

«Безнең киләчәк» фонды Бөтенроссия «Социаль эшкуар – 2016» проектлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү эшен алып бара. Конкурс Фонд ярдәмен ала торган социаль бизнес проектларын сайлап алуның төп механизмы булып тора.

Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «ИнноКам» Территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген төзү концепциясен эшләү буенча эшче төркем утырышында катнашты.

2016 елның 9 мартында Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм Шәһәр башкарма комитетының Автозавод районы Администрациясе вәкилләре «Шәһәрнең 2015 елдагы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар» темасына халык белән очрашу үткәрделәр.

Конкурсның максаты – НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә киңәйтергә планлаштырган кече инновацияле предприятиеләргә, бюджеттан тыш средстволардан 100% уртак финанслау шартларында, 15 млн сумга кадәр күләмдә финанс ярдәме күрсәтү.


9
март, 2016 ел
чәршәмбе

Форумның максаты – КУЭның эре компанияләр тирәсендә интеграцияләү һәм импортны алыштыру программаларын гамәлгә ашыру, «ИННОКАМ»ны алга таба үстерү буенча фикер алышу юлы аша җирле товар җитештерүчеләргә булышу.

Дәүләт Думасына башкару эшләре буенча бурычларны түләгәннән соң чикләүләрне оператив төстә юкка чыгару өлешендә Суд приставларының федераль хезмәте эшен оптимальләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты керде.


7
март, 2016 ел
дүшәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе  Дмитрий Медведев  Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән Карарга кул куйды. Әлеге Карар Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын алып бару вакытында Федераль дәүләт мәгълүмат системасының башка дәүләти яисә муниципаль мәгълүмат системалары белән  үзара эш итү тәртибенә кагыла.


5
март, 2016 ел
шимбә

Дүртенче  «Эшкуарлык фабриксының» үзенчәлеге шунда булды: проект Казанда гына түгел, Яр Чаллы шәһәрендә дә үткәрелде. Барлыгы 1500дән артык гариза кабул ителгән иде, катнашу өчен 230 катнашучы сайлап алынды. Төп приз өчен көрәштә 30 команда катнашты, тагын  9 команда читтән торып  катнаша алды. Командаларның гомуми кереме 6 миллион сумнан артып китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International