Татарстан Республикасы кече инновацияле предприятиеләре «Коммерцияләштерү» конкурсында катнашуга гариза тапшыру сорауларына багышланган семинар-киңәшмәдә булдылар

2016 елның 4 марты, җомга


4 мартта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Коммерцияләштерү» конкурсында катнашу өчен гариза тапшыру сорауларына багышланган семинар-киңәшмә узды. 

Семинар Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фондының Татарстан Республикасындагы төбәк вәкиле  Петр Баскевич катнашлыгында үтте.

Чарада Татарстан Республикасының кече инновацияле предприятиеләре катнашты. Предприятие вәкилләре, конкурста катнашу өчен гаризаларны формалаштыру процедурасына кагылышлы сораулар биреп, аларга анык, аңлаешлы җаваплар ала алдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International