2016 елның 29 мартында Саратовта Хөкүмәт бинасында «Бизнес территориясе – тормыш территориясе» эшкуарлар форумы кысаларында «Бизнес-Уңыш» Милли премиясенең И(б)ФО буенча округ этабы оештырыла. Татарстан эшкуарларын федераль округның иң яхшы эшкуары исемен яулау конкурсында катнашырга чакырабыз.
«Бизнес-Уңыш» Милли премиясенең максаты - Россия территориясендә тормышка ашырылган иң актуаль һәм перспективалы бизнес-проектларны билгеләп үтү.