2013 елдан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы җайлау йогынтысын бәяләү кысаларында Россия Транспорт министрлыгының машина йөртүчеләрнең юлдагы вакытын, хезмәт һәм ял режимын күзәтергә мөмкинлек бирүче тахографлар урнаштыру хисабына транспортта пассажир һәм йөк ташуларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән норматив-хокукый актларына анализ ясый. ҖЙБ бәяләмәләрендә күрсәтелгән хилафлыклар аппаратураны транспортның төрле категорияләрендә урнаштыруның турыдан-туры шартларына карый: кайбер очракларда аны урнаштыруның максатка ярашлылыгына, бизнесны алып баруга һәм гражданнар өчен тарифларга йогынты ясаучы сроклар һәм бәяләргә. Экспертлар һәм эшкуарлар белән үткәрелгән гавами консультацияләр вакытында бик күп бәяләмәләр алынды һәм нигезле дәлилләр китерелде.