Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең (КФҮ) барлык филиалларында да хәзер он-лайн режимда пенсия күләме турында белешмә алырга була.
Белешмәне алу өчен гражданин шәхсән үзе гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, КФҮкә түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк:
- гражданинның шәхесен таныклый торган документ (паспорт);
- гражданинның дәүләт (мәҗбүри) пенсия иминиятләштерүенең иминият таныклыгы (СНИЛС)
КФҮнең эше, филиалларның эш режимы һәм элемтә өчен телефон номерлары, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы тулырак мәгълүмат https://uslugi.tatarstan.ru/mfc. КФҮ Порталында урнаштырылган.