Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән берлектә, «Клязьмада мәгънәләр территориясе» Бөтенроссия яшьләр белем бирү форумы мәйданчыгында 2016 елның 21-27 июле көннәрендә «Милләтара мөнәсәбәтләр буенча яшь белгечләр» дип аталган махсус смена оештыра.
Чарада катнашу бушлай. Форумда катнашучыларны теркәү 15 марттан түбәндәге адрес буенча башкарылачак: http://ais.fadm.gov.ru/register/step.
Югарыда аталган чарада катнашуга караган барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының балалар һәм яшьләр оешмалары белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була (Усанов В.В. 222-81-66, Петрухина Д.С. 222-81-64).