Россия венчур компаниясе (РВК), Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән берлектә, Милли технологик инициативаның университет эшче төркеме составына керү өчен проект командаларыннан гаризалар кабул итә башлый.
Конкурс сайлап алуы 3 этапта үтә:
I этап: 2016 елның 28 мартыннан – 10 апреленә кадәр – проект командаларыннан гаризалар җыю;
II этап: 2016 елның 10 апреленнән – 15 апреленә кадәр – проектларны читтән торып тикшерү;
III этап: 2016 елның 21 апреленнән – 22 апреленә кадәр – финалга чыккан проектларның презентацияләре.