Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016 елның 25 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренең 2015 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын карау буенча баланс комиссиясе утырышы уздырылды.
Киңәшмә барышында барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга күчерелгән түләүләр, 2016 елга предприятиеләрнең чаралар планнары каралды, предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләренең түбәнәюенә китергән сәбәпләр тикшерелде, һәм шулай ук сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренең эшчәнлекләрен яхшырту юнәлешендә күрелергә тиешле чаралар турында тыңланылды. Утырыш йомгаклары буенча предприятиеләргә сату базарларын киңәйтүгә этәргеч бирүче программаларда һәм күргәзмәләрдә катнашу буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Баланс комиссиясе утырышында предприятие җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте Идарәсе вәкилләре катнашты.