Казан шәһәрендә КФҮнең Идел буе филиалында дәүләт хезмәтләрен электрон формада алырга була

2016 елның 26 марты, шимбә


Казан шәһәрендә «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ) Дәүләт бюджет учреждениесенең Идел буе филиалында, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең федераль һәм республика порталлары аша (gosuslugi.ru, uslugi.tatarstan.ru) электрон формада хезмәт күрсәтүләрне алу өчен, компьютерлар  урнаштырылган.

Күрсәтелгән Порталларда гариза тапшыручылар, документларын яисә гарызнамәләрен электрон формада юллап,  дәүләт хезмәтләренең киң спектрыннан файдалана алалар. 

Федераль портал кысаларында барлык әлеге хезмәтләрдән файдалану өчен, Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында (ЕСИА) расланган исәпкә алу (теркәлү) язуы кирәк.

КФҮнең эше, филиалларның эш режимы һәм элемтә өчен телефон номерлары, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы тулырак мәгълүмат https://uslugi.tatarstan.ru/mfc. КФҮ Порталында урнаштырылган.  
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International