2016 елның 30 мартында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы хезмәткәрләре «Открытие» Финанс корпорациясе вәкилләре белән очрашуда катнаштылар. Очрашу барышында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ тарафыннан РФ Үзәк Банкы белән берлектә эшләнгән һәм гамәлгә ашырылучы КУЭ субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча республика эшкуарларына ярдәм итү мәсьәләсе тикшерелде.
«Университет фәнен интеграцияләү һәм индустрия нигезендә текстиль һәм җиңел сәнәгатьнең инновацияле үсеше модельләре» II Халыкара конференциясе кысаларында Татарстан Республикасында җиңел сәнәгать кластерын үстерү концепциясен эшләү буенча киңәшмә үтте.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2016 елның 30 мартында «Татарстан Республикасының Төзелеш комплексы» ДМС системасын үстерү һәм камилләштерү сорауларына багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары, һәм шулай ук «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» Дәүләт казна учреждениесе, «БАРС Груп» АҖ вәкилләре катнашты.
2016 елның 7-9 апереле көннәрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге WorldSkills Russia стандартлары буенча Татарстан Республикасының ачык төбәк чемпионатын уздыру урынына әвереләчәк. Төбәк этабына WorldSkills Russia 2016 Һөнәри осталык чемпионатында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясау хокукын яулау максатында республикабызның төрле почмакларыннан егетләр һәм кызлар җыелачак.
Мәскәүдә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгында, 2016 елның 29 мартында «РФ субъектларының вәкаләтле органнары тарафыннан 223-ФЗ номерлы Федераль законда каралган ярашканлыкны бәяләү һәм ярашканлыкны мониторинглауны бердәм мәгълүмат системасын кулланып үткәрүне оештыру» темасына киңәшмә үтте.
2016 елның 30 мартында Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы Алабуга, Тукай, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе оештырылды.
2016 елның 29 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев «Студентларның антикоррупцион белем тәҗрибәсе һәм республика вузларында антикоррупцион белем программасын эшләү турында» дип аталган түгәрәк өстәлдә катнашты. Түгәрәк өстәлне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә, Казан университетында оештырды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар-февраль айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе тарафыннан 2016 елның 29 мартында нотариаль расланган ышаныч кәгазьләре турында мәгълүматларны «Интернет» челтәре аша алу мөмкинлеге турында закон проекты хупланды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 ел өчен Татарстан Республикасы товар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында көндәшлекле мохитнең торышы һәм үсеше турында еллык доклад әзерләнде.