Россия Хөкүмәте Россия Федерациясенең яңа Административ хокук бозулар турындагы кодексы проектына карата рәсми бәяләмәсен бирде

2016 елның 25 марты, җомга


Россия Хөкүмәте үзенең рәсми сайтында Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән Россия Федерациясенең яңа Административ хокук бозулар турындагы кодексы проектына карата рәсми бәяләмәсен урнаштырды. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте, тулаем алганда, тәкъдим ителгән Кодекс проектын хуплады, ләкин икенче укылышка кадәр эшләнеп бетерелүен һәм җитешсезлекләрнең юкка чыгарылуын истә тоткан хәлдә.

Проект белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасының рәсми сайтында танышырга мөмкин («Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексын гамәлгә кертү хакында» 957581-6 номерлы федераль закон проекты).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International