РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексына кече һәм урта бизнес өчен штрафларны кисәтүгә алыштыруны күздә тоткан үзгәрешләрне кертүне тикшерергә чакырабыз

2016 елның 26 марты, шимбә


Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына төзәтмәләр эшләде. Әлеге төзәтмәләр  кече һәм урта бизнес өчен штрафларны кисәтүгә алыштыруны күздә тота. Бу хакта статс-секретарь - Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Фомичев Олег Россия  сәнәгатьчеләре һәм эшкуарлары берлегенең «Россия бизнесы атналыгы - 2016» форумы барышында хәбәр итте.

Хәзерге вакытта  документ  гавами фикер алышу  процедурасын үтә, тикшерүләрдә 2016 елның 1 апреленә кадәр түбәндәге рәсми сайт аша катнашырга була: http://regulation.gov.ru/projects#npa=46642.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International