Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка «Химград» территориясендә төзелә торган Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәге лабораториясен күрсәтте

2016 елның 25 марты, җомга


2016 елның 25 мартында  «Химград» технополисына Татарстан Республикасы Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәгенең төзелеп килә торган лабораториясе белән танышу максатында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Технополиста Марат Әхмәтовны Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин озата йөрде.

Лаборатория буенча экскурсия вакытында Биотехнологияләр төбәк инжиниринг үзәген гамәлгә куючысы  Рөстәм Рамазанов булачак үзәкнең җитештерү линиясе мөмкинлекләре турында сөйләде, урнаштырылган җиһазларның беренче партиясенең эшен күрсәтте.

Лаборатория хезмәткәрләре үсемлекчелектә ТИҮ эшләнмәләрен куллануның мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Әйтик, үстерелгән культураларның чисталыгын саклаган хәлдә, туфракның агулануын киметергә сәләтле препаратлар белән таныштырдылар.

Булачак лаборатория үзәге буенча экскурсия ахырында Марат Әхмәтов үзәкнең фәнни хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар һәм яңа ачышлар теләде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International