ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның  29 мартында микрофинансларга кагылышлы законнарга кертелгән төзәтмәләр үз көчләренә керде. Алар МФОның бизнесны алып бару тәртибен шактыйга үзгәртәләр һәм микрофинанс оешмалары заемщиклары хокукларын яклау буенча яңа чаралар кертә.

2016 елның 29 мартында Мәскәүдә  Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый  үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеменең  чираттагы утырышы узды. 

«Алабуга» МИЗның рәсми сайтында 2015 ел йомгаклары буенча компания эшчәнлегенең  барлык төп күрсәткечләренә караган  мәгълүмат китерелә.

2016 елның 15 апреленә кадәр  «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (АИС) АКБО Милли технологик инициативаның (МТИ) төбәк конкурсларында катнашуга гаризалар кабул итә.  

2016 елның 19-22 сентябрендә Мәскәүдә Халыкара технопарклар ассоциациясенең 33нче Бөтендөнья конференциясе уздырыла. Аны оештыручысы - «Сколково» Фонды.

Исемлеккә инновацияле үсеш программаларын гамәлгә ашыручы 90 оешма (акционерлык җәмгыятьләре һәм башка юридик затлар) керде. 

Сессия барышында Татарстан Республикасының  Алексеевск, Чистай, Спас һәм Әлки муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде. 


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Эшкуарлык фабрикасы» проектының яңа агымында (эш башлаучы эшкуарлар өчен “Фабрика старты” һәм “Алга киткәннәр өчен фабрика”) катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә.  Проектны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты белән бергә,  «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы»  АКБОның  Идел буе федераль округындагы вәкиллеге  ярдәме белән оештыра.  

 

2016 елның  23-24 мае көннәрендә  Яр Чаллы шәһәрендә «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Әлеге чараны «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе белән берлектә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.

 

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры Сергей Болотаев 2016 елның  31 мартында Россия Финанслар министрлыгының һәм Бөтендөнья банкының «Халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүгә һәм РФндә финанс белемен үстерүгә ярдәм» проекты кысаларында оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International