ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 29 мартында  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  246нчы  карары белән Эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәр бирү һәм әлеге хәбәрләрне исәпкә алу тәртибенә үзгәрешләр кертелә. 

«Эшкуарлык» компетенциясе кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясарга тиешле командаларга әзерлек үткәрелде.

Грант акчалары Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең тормыш-көнкүрешен турыдан-туры тәэмин итүче объектларның матди-техник базасын ныгытуга, авыл җирлегендә урнашкан торак пунктларны төзекләндерүгә  һәм аларны социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин итүгә, һәм шулай ук авыл җирлегенең башка социаль мөһим проблемаларын хәл итүгә тотыла ала.

Мәскәүдә  «Югары икътисад мәктәбе» Милли-тикшеренү университеты мәйданчыгында 2016 елның 5 апрелендә  Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан   «2016 елда сәнәгать кластерлары реестрын формалаштыру һәм сәнәгать кластерларына карата таләпләргә үзгәртмәләрне әзерләү» темасына методик семинар оештырылды.


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Камчатка крае һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-сәнәгать, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында  Камчатка краеның әйдәп баручы предприятиеләре турында мәгълүмат, һәм шулай ук Камчатка краенда  2016 елда уздырылачак иң кызыклы чаралар исемлеге кертелгән вакыйгалар календаре урнаштырылган.

Сессия барышында Татарстан Республикасының  Яшел Үзән, Биектау, Лаеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләгәндәге өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Владимир Путин Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының 2016 елның 1 мартында үткән VII съезды йомгаклары буенча күрсәтмәләр исемлеген раслады. 

Составына Фәрхәд Килеев, Татьяна Волкова, Альбина Гергерт һәм Радик Кадушкин кергән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы бишенче урынга чыкты. Моннан тыш, Фәрхәд Килеев шәхси зачетта икенче урынны алды.

Ярдәм чаралары сәнәгать тармакларына, хезмәт базарына, кече һәм урта бизнеска, инвестицияләр һәм финанс өлкәләренә, экспорт һәм башкаларга кагыла. 


1
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының түбәндәге адрес буенча урнашкан сайтында СЮ КБО Ярдәм подпрограммасына тәкъдимнәр җыю башкарыла: http://mert.tatarstan.ru/rus/vnesti-predlozheniya-po-razrabativaemoy.htm. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International