Татарстан Республикасында «Эшкуарлык фабрикасы» проектының яңа агымында (эш башлаучы эшкуарлар өчен “Фабрика старты” һәм “Алга киткәннәр өчен фабрика”) катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә. Проектны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты белән бергә, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның Идел буе федераль округындагы вәкиллеге ярдәме белән оештыра.
Проектта теләге булган һәр кеше катнаша ала – мәктәп укучылары, ялланып эшләүче студентлар һәм үз эше булган эшкуарлар.
Катнашырга теләгәннәргә +7 (917) 231-62-29 телефон номеры буенча шалтыратып гариза калдырырга яисә info@bizfabrika.ru почтасына, үз районыңны һәм сайланган курсыңны күрсәтеп, хат юлларга кирәк. Гаризалар бирү вакыты 2016 елның 16 апрелендә тәмамлана.