Милли технологик инициативаның төбәк конкурсы игълан ителде

2016 елның 1 апреле, җомга

2016 елның 15 апреленә кадәр  «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (АИС) АКБО Милли технологик инициативаның (МТИ) төбәк конкурсларында катнашуга гаризалар кабул итә.  Конкурста катнашу өчен  икътисадның югары технологик тармакларын үстерүгә, технологик эшкуарлыкка һәм фәнни-техник иҗатка ярдәм итүгә юнәлеш алган төбәкләр чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International