«Алабуга» МИЗ елга йомгак ясый

2016 елның 1 апреле, җомга

«Алабуга» МИЗның рәсми сайтында 2015 ел йомгаклары буенча компания эшчәнлегенең  барлык төп күрсәткечләренә караган  мәгълүмат китерелә.

2015 елда «Алабуга» МИЗ резидентлары тарафыннан барлык дәрәҗәләрдәге  бюджетларга 2,6 млрд сумлык салым (в 2014 г. – 2,33 млрд) күчерелде. Узган елда гына да 6 яңа завод ачылды, 786 яңа эш урыны булдырылып, гомуми саны 5504кә җитте. РФ Икътисадый үсеш министрлыгының  Эксперт советы тарафыннан яңа резидент-компанияләрнең  34,7 млрд сумлык (2014 елда – 16,5 млрд сумлык) проекты расланды. «Алабуга» резидент-компанияләр игълан иткән инвестицияләрнең гомуми күләме  153 млрд сумга җитте. Инфраструктура үсеше кысаларында гомуми күләме 1 млрд сумнан артып киткән проект гамәлгә ашырылды, ә «Алабуга» МИЗга салынган дәүләт акчаларының гомуми суммасы  24,7 млрд сумга җитте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International