Татарстан Республикасы Гарантия фонды катнашлыгында халыкның финанс белемен формалашыру

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры Сергей Болотаев 2016 елның  31 мартында Россия Финанслар министрлыгының һәм Бөтендөнья банкының «Халыкның финанс белеме дәрәҗәсен күтәрүгә һәм РФндә финанс белемен үстерүгә ярдәм» проекты кысаларында оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты.

Семинар-киңәшмәдә шулай ук ТР министрлыклары, кредит оешмалары, ТР  Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе һәм ТР Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре катнашты.  

Әлеге чарада кредит базарының яңа тенденцияләре, финанс белемен формалаштыру, һәм шулай ук Татарстан Республикасында финанс хезмәтләрен кулланучыларның хокукларын яклау системасын оештыру сораулары да тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International