2016 елның 23-24 мае көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Кластерларны үстерү өчен партнерлык» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. Әлеге чараны «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе һәм Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе белән берлектә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.
Конференция программасы турында тулырак мәгълүмат чараның рәсми сайтында урнаштырылган: innokam.ru. Хәерге вакытта катнашучыларны теркәү бара.