2016 елда Мәскәүдә Халыкара технопарклар ассоциациясенең Бөтендөнья конференциясе уздырыла

2016 елның 1 апреле, җомга

2016 елның 19-22 сентябрендә  Мәскәүдә  Халыкара технопарклар ассоциациясенең 33нче Бөтендөнья конференциясе уздырыла. Аны оештыручысы - «Сколково» Фонды.

Ассоциациянең төп чарасы – ел саен үткәрелә торган конференция (IASP World Conference). Ул төрле илләрдәге  фәнни паркларның беренче затларының һәм җитәкчеләренең очрашуы, аралашуы, тәҗрибә уртаклашуы өчен төп мәйданчык булып тора. Конференция  3-4 көнгә сузыла һәм дөньяның төрле илләре фәнни паркларыннан  700-1200дән дә ким булмаган вәкил килә. Конференция программасында – семинарлар, тренинглар, воркшоплар, һәм шулай ук  мәдәни  программа һәм ирекле эшлекле аралашу.

Әлеге чарада катнашу түләүле. Бәясе турындагы тулырак мәгълүматны түбәндәге сайттан табарга була: http://iasp2016moscow.ru/ru/registration/#registration.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International