Эшкуарлар 3 млн сумга кадәр күләмдәге микрозаймнар ала алачаклар

2016 елның 1 апреле, җомга

2016 елның  29 мартында микрофинансларга кагылышлы законнарга кертелгән төзәтмәләр үз көчләренә керде. Алар МФОның бизнесны алып бару тәртибен шактыйга үзгәртәләр һәм микрофинанс оешмалары заемщиклары хокукларын яклау буенча яңа чаралар кертә. Төп үзгәрешләр:

1. МФО каршындагы бурыч суммасы чикләнә.
2016 елның 29 мартыннан заемщик булган физик затның микрофинанс оешмасы каршындагы бурычы 1 елдан да азрак вакытка алынган займ буенча чикләнә: займ буенча процентлар суммасы төп бурыч суммасыннан дүрт тапкырдан да артып китә алмый. 

2. Эшкуарлар 3 млн сумга кадәр займ ала алачаклар.
Яңа  закон эшкуарлар өчен микрозаймның чик суммасын 1 млн нан 3 млн сумга кадәр арттыруны күз уңында тота. Шул ук вакытта физик затлар өчен микрозаймның максималь күләме алдагы дәрәҗәдә – 1 млн сум булып кала. 

3. Микрофинанс компанияләре ике төргә бүленә
Закон тарафыннан микрофинанс оешмаларын микрофинанс компанияләренә һәм микрокредит компанияләренә бүлү каралган. Микрофинанс компаниясе статусын алу өчен  МФОның 70 млн сумнан ким булмаган күләмдәге капиталы булырга, һәм ул Россия Банкының кайбер башка таләпләрен үтәргә тиеш. Микрокредит компанияләре өчен капитал күләме буенча чикләүләр каралмаган. 

4. Шәхси инвесторлар банкротлык вакытында өстенлекләр алачаклар.
Үз акчаларын микрофинанс компаниясенә инвестицияләгән физик затлар микрофинанс оешмаларының банкротлыгы очрагында таләп хокукларын беренче чиратта канәгатьләндерү хокукын алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International