Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606нчы указларында каралган күрсәтмәләрнең үтәлеше турында

2016 елның 1 апреле, җомга

2016 елның 29 мартында Мәскәүдә  Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый  үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссиянең эшче төркеменең  чираттагы утырышы узды. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары тарафыннан уртак башкару өчен мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә яңа булдырыла торган урыннарны карау һәм әлеге оешмаларны кадрлар, шул исәптән квалификацияле педагогик кадрлар белән тәэмин итү, һәм шулай ук әлеге оешмаларны кирәк булган уку-методик җиһазлар белән җиһазлауга караган сораулар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International