Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе башкарма хакимиятенең федераль органнары, оешмалар, банклар һәм Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем белән берлектә, моношәһәрләрнең комплекслы үсешен тәэмин итү кысаларында алга таба куллану өчен Россия Федерациясе моноюнәлешле муниципаль берәмлекләренә ярдәм итү чараларының бердәм исемлеген эшләде. Ярдәм чаралары сәнәгать тармакларына, хезмәт базарына, кече һәм урта бизнеска, инвестицияләр һәм финанс өлкәләренә, экспорт һәм башкаларга кагыла.
Исемлеккә гамәлдәге дәүләт ярдәме чаралары да, якын араларда кертелергә планлаштырылганнары да теркәлгән. Исемлеккә кергән ярдәм чараларын алырга мөмкин булганнар арасына Россия Федерациясе субъектлары һәм моношәһәрләре генә түгел, моношәһәрләр территориясендә эшчәнлек алып бара торган юридик затлар да, шәхси эшкуарлар да керә ала.
Исемлек белән тулырак Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/monogoroda-respubliki-tatarstan.htm.