2016 елның 7-9 апреле көннәрендә Казан шәһәрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында 56 компетенция буенча Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты үткәреләчәк.
«Эшкуарлык» компетенциясе кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясарга тиешле командаларга әзерлек үткәрелде.