«2017 – 2020 елларда Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» подпрограммасына тәкъдимнәр кертегез

2016 елның 1 апреле, җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 18 гыйнварындагы 29-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган 2017-2020 елларда Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм подпрограммасын эшләү буенча Ведомствоара эшче төркем (алга таба – Ведомствоара эшче төркем) әгъзалары белән берлектә,  «2017 – 2020 елларда Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм» подпрограммасы (алга таба – СЮ КБО Ярдәм подпрограммасы)  проекты эшләнә.

Ведомствоара эшче төркем  тарафыннан СЮ КБО Ярдәм подпрограммасы юнәлешләре һәм чаралары исемлеге формалаштырылган.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының түбәндәге адрес буенча урнашкан сайтында СЮ КБО Ярдәм подпрограммасына тәкъдимнәр җыю башкарыла: http://mert.tatarstan.ru/rus/vnesti-predlozheniya-po-razrabativaemoy.htm

Республикада яшәүче һәркем СЮ КБОга ярдәм буенча эшләнеп килүче  подпрограмма юнәлешләре һәм чаралары буенча үз тәкъдимнәрен юллый  һәм  актив тормыш позициясен күрсәтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International