Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан хезмәт күрсәтүләрнең тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча эшләнгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелеп барыла.
Татарстан Республикасы делегациясе 2016 елның 6 апрелендә Санкт-Петербургның иң эре предприятиеләренең берсе – «Петербург трактор заводы» АҖндә булды.
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев 2016-2017 елларга Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән Юл картасын раслау турындагы күрсәтмәгә кул куйды.
«Кластерларны үстерү өчен партнерлык» III Халыкара фәнни-гамәли конференциягә теркәлү ачылды. Әлеге чара 2016 елның 23-24 мае көннәрендә Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә уздырыла. Конференцияне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Иннокам» Кама инновацияле үзәге, Россия Инновацияле төбәкләре ассоциациясе белән берлектә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә үткәрәләр.
2016 елның 17-18 апреле көннәрендә Казан шәһәрендә Россия регионнарының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты уздырыла.
Халыкара форум ел саен оештырыла һәм интеллектуаль милек өлкәсендә эшләүче җитәкчеләрдә, әйдәп баручы белгечләрдә һәм экспертларда һәрвакыт кызыксыну уята. Алдарак үткән форумнар документлары һәм материаллары җыентыкларын һәм чираттагы форум программасы проектын Форум дирекциясе сайтында табарга була: www.rniiis.ru.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 26 мартындагы 236нчы карары белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада тапшыруга карата яңа таләпләр расланды.
2016 елның 6 апрелендә Казан шәһәрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының «Эшкуарлык» компетенциясе кысаларында катнашучыларны һәм экспертларны конкурсны үткәрү шартлары белән җентекләп таныштырдылар.
Икътисад, идарә һәм хокук институты КБО университеты Татарстан Республикасында инвалидларга һәм балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм оештыру белән шөгыльләнүче социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләрен «Инвалидларны социаль яктан җайлаштыру, социаль ятимлекне профилактикалау, балалар алып тәрбияләүче гаиләләр өлкәсендә эшчәнлек алып баручы СЮ КБО ярдәм инфраструктурасы (мәгълүмати, консультатив һәм методик) программасы» проектын гамәлгә ашыру планы турында хәбәр итә.
Россия Хөкүмәте тарафыннан Дәүләт Думасына Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге кишәрлекләрне өч елдан артык арендалаган гражданнарга һәм юридик затларга мондый кишәрлекләрне шәхси милек итеп яисә арендага торгиларсыз гына тапшыру процедурасын гадиләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты кертелде.