2016 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советында Татарстан Республикасы авыл җирлекләренә грантлар бирүне күз уңында тоткан республика конкурсын үткәрү буенча Оештыру комитеты утырышы уздырылды.
Конкурста Татарстан Республикасының 43 районындагы 222 авыл җирлеге катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 104 авыл җирлеге җиңүче дип табылды, аларның һәркайсы бюджеттан 1әр млн сум күләмендә акча алачак. Һәр муниципаль районга грантлар саны әлеге районнар составына кергән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр санына бәйле рәвештә билгеләнде: 2 грант – халык саны 22 меңгә кадәр булган авыл җирлекләренә, 3 грант – халык саны 22 меңнән артып киткән авыл җирлекләренә.
Грант акчалары Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең тормыш-көнкүрешен турыдан-туры тәэмин итүче объектларның матди-техник базасын ныгытуга, авыл җирлегендә урнашкан торак пунктларны төзекләндерүгә һәм аларны социаль инфраструктура объектлары белән тәэмин итүгә, һәм шулай ук авыл җирлегенең башка социаль мөһим проблемаларын хәл итүгә тотыла ала.