Яшел Үзән шәһәрендә 2016 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Яшел Үзән, Биектау, Лаеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе узды.
Сессия барышында Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Биектау, Лаеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләгәндәге өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.
Моннан тыш, эксперт сессиясе эше нәтиҗәләре буенча уздырылган пленар утырышка Апас, Кама Тамагы, Буа, Кайбыч, Тәтеш һәм Чүпрәле муниципаль районнары вәкилләре чакырылды. Бу районнарда эшләнелә торган стратегияләргә муниципальара килештерү таләп ителгәнлеге белән бәйләнгән.