Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат турниры үткәрелде

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

2016 елның 31 мартыннан 2 апреленә кадәр Р.Г.Нәҗметдинов ис.  ЦСДЮШШОР базасында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында шахмат буенча ярышлар үткәрелде. 

Ярышларда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы беренче урынны алды, икенчедә – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы, өченче урынны Татарстан Республикасы Югары Суды командасы яулады.

Составына Фәрхәд Килеев, Татьяна Волкова, Альбина Гергерт һәм Радик Кадушкин кергән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы бишенче урынга чыкты. Моннан тыш, Фәрхәд Килеев шәхси зачетта икенче урынны алды.

Ярышларның ике төре йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы өченче урынны били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International