Россия Федерациясе Президенты кече бизнесның сатып алуларда катнаша алуын гадиләштерергә күрсәтмә бирде

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Владимир Путин Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының 2016 елның 1 мартында үткән VII съезды йомгаклары буенча күрсәтмәләр исемлеген раслады. 

Исемлеккә ярашлы рәвештә, кече эшкуарлык субъектларының дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашуын гадиләштерү өчен Президент законнарга үзгрешләр кертергә күрсәтмә бирде. 

Контрактны тәэмин итү сыйфатында заказчыга күчерелгән акчаларның башкаручыга кайтаруның чик срогы билгеләнәчәк. Моннан тыш, тәэминатчыларның мондый контрактларны башкаруның өч еллык уңай тәҗрибәсе булганда, тәэминатчылар (подрядчылар, башкаручылар) конктрактны тәэмин итү сыйфатында акча кертмиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International