Мәскәүдә «Югары икътисад мәктәбе» Милли-тикшеренү университеты мәйданчыгында 2016 елның 5 апрелендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан «2016 елда сәнәгать кластерлары реестрын формалаштыру һәм сәнәгать кластерларына карата таләпләргә үзгәртмәләрне әзерләү» темасына методик семинар оештырылды.
Чарада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Икътисадый үсеш министрлыгы, Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе, һәм шулай ук сәнәгать кластерларының махсуслаштырылган оешмалары, кластерлы үсеш үзәкләре, 29 регионнан Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан әлеге чарада министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.