2016 елның 27 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Инновацияле үсеш идарәсе офисында «Белем бирү эшчәнлеге. Социаль эшкуарлык» белем бирү программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы уздырылды.
2016 елның 26-27 мае көннәрендә Татарстан Республикасы вәкилләре Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлык көне кысаларында оештырыла торган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәмнең инновацияле структуралары оешмаларының Беренче гомумроссия конгрессында катнаштылар.
2016 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге, «Россия экспорт үзәге» АҖ белән берлектә, «Татарстан Республикасы экспортерлары клубы» кысаларында Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен бизнес-сессия оештырды.
КФУ студентларының социаль-эшкуарлык проектлары конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшыру тантанасы 2016 елның 27 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Инновацияле үсеш идарәсе офисында үткәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э. Зарипова, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм институтларын үстерү бүлеге башлыгы Д. Шакиров катнашты.
Яр Чаллы шәһәрендә 2016 елның 24 маенда «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Кама кластерлы үсеш үзәге инициативасы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе ярдәме белән, «Россиядә кластерларга дәүләт ярдәме күрсәтү механизмнары» дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 13 маендагы 884-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында шәхси (персоналаштырылган) исәп турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1072874-6 нчы федераль закон проекты кертелде. Анда 2018 елның 1 гыйнварыннан эш бирүче тарафыннан Пенсия фондына аңарда эшләүче һәр зат турында ай саен хисап тапшыру тәртибенә күчү күздә тотыла.
Владимир Путин «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды. Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2016 елның 11 маенда кабул ителде һәм 2016 елның 18 маенда Федерация Советы тарафыннан хупланды.
Россия эшкуарлыгы көне — илебездә үткәрелүче иң яшь һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге бәйрәм илебезнең эшлекле даирәсе вәкилләренең социаль бурычларны хәл итүдә һәм икътисадны үстерүдәге роленең җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын күрсәтә.
Хәзерге вакытта Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 4нче Милли чемпионат финалы бара. Анда 8 команда көч сынаша: Мәскәү командасы, Мәскәү өлкәсе командасы, Владивосток командасы, Красноярск крае командасы, Чиләбе командасы, Татарстан Республикасы командасы.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) юридик һәм фактик адресының үзгәрүен хәбәр итә. 2016 елның 24 маеннан Фонд түбәндәге адрес буенча урнаша: 420111, ТР, Казан ш., Мәскәү ур., 55. Элемтә өчен телефон номерлары: 293-01-58, 293-25-23, 293-16-94.