2016 елның 27 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Инновацияле үсеш идарәсе офисында «Белем бирү эшчәнлеге. Социаль эшкуарлык» белем бирү программасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы уздырылды.
Программа Татарстан Республикасы социаль өлкәдә инновацияләр үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк оешмасының партия проекты кысаларында һәм «Безнең киләчәк» Төбәк социаль программалары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.