2016 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге, «Россия экспорт үзәге» АҖ белән берлектә, «Татарстан Республикасы экспортерлары клубы» кысаларында Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен бизнес-сессия оештырды.
Сәламләү сүзе белән катнашучылар каршында төбәкләр үсеше буенча «Россия экспорт үзәге» АҖ директоры Игорь Борисов һәм төбәкләр үсеше буенча өлкән менеджер Григорий Ладышев чыгыш ясадылар.
Бизнес-сессия интерактив тренинг форматында узды.