КФУ студентларының социаль-эшкуарлык проектлары конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшыру тантанасы 2016 елның 27 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Инновацияле үсеш идарәсе офисында үткәрелде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э. Зарипова, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм институтларын үстерү бүлеге башлыгы Д. Шакиров катнашты. Җиңүчеләргә бүләк сыйфатында дипломнар һәм планшетлар тапшырылды.