ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2016 ел
сишәмбе

15 июньдә 13:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Президент программасын тәмамлаучылар  Ассоциациясе Япония спикеры катнашлыгында «Кайдзен-җитештерү» семинар-практикумы үткәрә.

 


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 2016 елның 31 маенда 9:00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Идел буе федераль округының гаилә институтына ярдәм итү өлкәсендә социаль проблемаларны хәл итүгә булышлык күрсәтүче КБОның «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең милли стратегиясен тормышка ашырудагы роле: тәҗрибә һәм үсеш перспективалары» Форумы үткәрелә.

 

 

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгында «Кече тарихи шәһәрләрне һәм җирлекләрне саклау һәм үстерү» проектын әзерләү алып барыла. Әлеге проектны тормышка ашыру  Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы (алга таба – ХРҮБ) катнашлыгында алып барылачак.

 

Татарстанда Россия Федерациясе субъектларында инвестицияле климат торышының милли рейтингының иң яхшы тәҗрибәләрен кертү һәм Татарстан Республикасында инвестицияле климатны яхшырту буенча проектлы офис эшенең регламенты кабул ителде.

 


28
май, 2016 ел
шимбә

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.

 


27
май, 2016 ел
җомга

2016 елның 24 маенда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 11 апрелендәге 221нче боерыгы үз көченә керде. Әлеге боерык нигезендә күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән башкарылган сделкаларны теркәүнең Бердәм дәүләт хокук реестрында (БДХР) теркәлгән мәгълүматны тапшыру тәртибенә һәм Дәүләт күчемсез милек  кадастрына (ДКМК) кертелгән мәгълүматны тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде.  

 

2016 елның 24 маенда Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2016 елның 11 апрелендәге 221нче боерыгы үз көченә керде. Әлеге боерык нигезендә күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән башкарылган сделкаларны теркәүнең Бердәм дәүләт хокук реестрында (БДХР) теркәлгән мәгълүматны тапшыру тәртибенә һәм Дәүләт күчемсез милек  кадастрына (ДКМК) кертелгән мәгълүматны тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде.  

 

2016 елның 26-27 мае көннәрендә Мәскәү шәһәрендә  Татарстан Республикасы вәкилләре кече һәм урта эшкуарлыкка инновацияле инфраструктура ярдәме күрсәтү оешмаларының беренче гомумроссия конгрессында катнаштылар. Конгресс Бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлык көне кысаларында оештырылган иде.

 

2016 елның 30 маеннан Россия Казначылыгының «Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында теркәлү тәртибен раслау һәм Федераль казначылыкның 2014 елның 25 мартындагы 4н номерлы боерыгының үз көчен югалтуын тану турында» 2015 елның 30 декабрендәге 27н номерлы Боерыгы үз көченә керә.

 

Мәскәүдә 2016 елның 26 маенда Бөтендөнья банкының Россия вәкиллеге бинасында  «Милли һәм  субмилли дәрәҗәләрдә гомуми икътисадый сәясәткә көндәшлелек принципларын кертүгә гамәли якын килү» темасына семинар үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International