Хөрмәтле эшкуарлар, бизнес ияләре һәм җитәкчеләре!

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Россия эшкуарлыгы көне — илебездә үткәрелүче иң яшь һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге бәйрәм илебезнең эшлекле даирәсе вәкилләренең социаль бурычларны хәл итүдә һәм икътисадны үстерүдәге роленең җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын күрсәтә.

Бу бәйрәм көнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасында эшкуарларга максималь дәрәҗәдә уңайлылык күрсәтү максатында Эшкуарларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең бердәм үзәге ачыла: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International