Владимир Путин «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга кул куйды. Федераль закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2016 елның 11 маенда кабул ителде һәм 2016 елның 18 маенда Федерация Советы тарафыннан хупланды.
Федераль закон төбәк инвестицияле проектларында катнашучылар, шул исәптән инвестицияле контрактларда катнашучылар өчен махсус уңайлы салым шартлары тудыруга юнәлдерелгән.
Аерым алганда, Федераль закон тарафыннан Россия Федерациясе субъектларына яңа төзелә торган сәнәгать предприятиеләре өчен җитештерү куәтләренә алар тарафыннан кертелә торган капиталь кертемнәрнең гомуми күләме чикләрендә салым йөкләнешен киметү хокукы бирелә.